Мәктәп яны лагеренда Халыклар бердәмлеге көне

2023 елның 3 ноябре, җомга

            3 ноябрь көнне Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Кечкенә ил" мәктәп яны лагеренда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара узды. Ул РФ Гимны һәм ТР Гимны белән ачылды. Укучыларга күрсәтелгән "4 ноябрь - Халык Бердәмлеге көне" фильмы танып-белү  өчен максатка ярашлы булды. Балалар бәйрәм тарихы белән таныштылар, илебезнең никадәр зур, матур һәм бай булуын белделәр, шигырьләр сөйләделәр. Россиянең тарихи үткәне турында, дәүләт символлары турында белемнәрне ныгыттылар, шулай ук илебездә яшәүче халыклар, милли киемнәр, гореф-гадәтләр, уеннар, кухнялар турында мәгълүмат алдылар. Балалар  “Менә  нинди ул минем туган ягым!” дигән плакатлар ясадылар. Чара ахырында барысы да әйлән-бәйлән уйнадылар..

Мондый чаралар  балаларга уртак тамырларыбызны искә төшерү өчен мөһим.Халыкларның бердәмлеге һәрвакыт Россиянең төп милли идеясе булды һәм  аның лаеклы киләчәгенә нигез булып калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International