1 ноябрьдә Россиядә Икътисадчы көне билгеләп үтелә.
Хөрмәтле икътисадчылар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм, ул һөнәрегезнең һәм хезмәтегезнең кыйммәтлеген ассызыклый!
Хәзерге дөньяда икътисад белән бәйле булмаган бер генә эшчәнлек өлкәсе дә юк. Сезнең эшегез тотрыклы социаль-икътисади үсешне тәэмин итүгә, бизнеска ярдәм итүгә, көндәшлеккә сәләтлелекне ныгытуга һәм районыбызның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән. Сезнең профессиональлегегез, фидакарь , көндәлек хезмәтегез, әлбәттә, авырлыкларны җиңәргә һәм алга барырга булыша!
Чын күңелдән барлык икътисадчыларга максатларына ирешү, яңа биеклекләрне яулау, һөнәри һәм шәхси үсеш, тормыш энергиясе һәм нык сәламәтлек телим!
Районыбызның барлык икътисадчыларына икътисад үсеше өчен көн саен күрсәткән бәяләп бетергесез хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм.
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р. Х. Сафиуллов