ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2025 ел
җомга

 Балалар бакчасының зурлар төркемендә "Ватаным Россия" темасына мавыктыргыч квест-уен узды. Бу чарада балалар да, аларның әти-әниләре дә катнашты.  Квест төрле биремнәрне үз эченә алды, алар катнашучыларга илебезнең мәдәнияте, традицияләре һәм истәлекле урыннары турында күбрәк белергә мөмкинлек бирде. Ата-аналар уенга актив кушылдылар: балаларга мәкальләрне искә төшерергә ярдәм иттеләр, сорауларга җавап бирделәр, биремнәр үтәделәр.

Нармонка мәктәбенең 4 класс бөркетләре (класс җитәкчесе Преснова Г.Г.) «Кормушка, похожая на избушку»экологик конкурс-акциясендә катнашалар.

Өстәмә белем бирү үзәгендә түгәрәк өстәл форматында «Белем бирү сыйфатын күтәрү шартларының берсе буларак, өстәмә белем бирү педагогларын һөнәри осталык конкурсларына әзерләү» семинары узды.

 

31 гыйнвар кичендә, 1 февраль төнендә һәм иртән Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән томан көтелә.

Быел 15-31 гыйнвар көннәрендә ел саен уздырыла торган «Холокост корбаннарын искә алу атналыгы» кысаларында район китапханәләрендә берничә чара үткәрелде.

Пушкин картасы федераль проекты кысаларында Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ һәм «Тәтеш Гражданнарны яклау көллияте» ДАҺБУ студентлары өчен «китап киштәләрендәге серләр»әдәби уены үткәрделәр. 

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Киртәле урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары 2025 елның 29-30 гыйнварында Саранск шәһәрендә туган мордва теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада искиткеч чыгыш ясадылар.

 

Нармонка  мәктәбе укучылары СВО катнашучылар өчен чираттагы партия окоп шәмнәре ясадылар.🕯


30
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

30 гыйнварда кич, 31 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә.

30 гыйнварда Россиядә Кыш Бабай һәм Кар кызы бәйрәме билгеләп үтелә. Бу яхшы персонажлардан башка олылар һәм балалар кышны һәм Яңа елны бәйрәм итүне күз алдына да китерә алмыйлар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International