Район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Ватан өчен! Мәхәббәт өчен!” дип исемләнгән чара булып узды

21 февраль көнне район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Ватан өчен! Мәхәббәт өчен!” дип исемләнгән чара булып узды.

Кичәне Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов Бөек Ватан сугышы ветераннарына, ветераннарның тол хатыннарына, тыл хезмәтчәннәренә медальләр тапшыру тантанасы белән башлап җибәрде.

Медальләр белән бүләкләнделәр:

- Бөек Ватан сугышы ветераны Авдонин Иван Николаевич;

- Дан орденының тулы кавалерының тол хатыны, тыл хезмәтчәне Зотова Екатерина Александровна;

- тыл хезмәтчәне Аввакумов Владимир Андреевич;

- тыл хезмәтчәне Әбсәләмова Сатыйрә Гали кызы;

- тыл хезмәтчәне Башина Наталья Михайловна;

- тыл хезмәтчәне Деревенская Нина Мефодиевна;

- тыл хезмәтчәне Жарков Владимир Николаевич;

- тыл хезмәтчәне Фатыйхов Габделбари Ислам улы;

- тыл хезмәтчәне Тимирясов Вячеслав Гайнуллович;

- тыл хезмәтчәне Сарафанова Ольга Ивановна;

- тыл хезмәтчәне Подгорнова Зоя Анатольевна;

- тыл хезмәтчәне Митрофанова Татьяна Михайловна;

- тыл хезмәтчәне Матвеев Зөфәр Мингалиевич;

- тыл хезмәтчәне Кузнецова Екатерина Васильевна”

- Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне Кандрушина Рәисә Андреевна.

Рәмис Хатыйп улы шулай ук залда җыелучыларга да котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Әфган сугышы ветераны Юрий Борисович Савин Тәтеш муниципаль районы башлыгы рәхмәте белән бүләкләнде.

Ватанны саклаучыларга котлау сүзе белән Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Альфет улы Гарифуллин мөрәҗәгать итте.

Сәхнәдә районның үзешчән коллективлары башкаруындагы яраткан җырлар яңгырады. Музыкаль бүләкләрне шулай ук белем бирү учреждениеләре укучылары да әзерләгән иде.

Соңгы яңарту: 2020 елның 22 феврале, 09:09

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International