Тәтеш районы пенсия фонды идарәсе хәбәр итә

19 март 2020 ел., пәнҗешәмбе
 

17 март көнне Тәтеш районы Пенсия фонды идарәсендә халыкны социаль яклау, җирлекара китапханә, “Авангард” газетасы редакциясе рәисләре катнашында, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган “Татарстанның өлкән кешесенең социаль портреты” дигән VII ачык республика конкурсы турындагы нигезләмәне карау буенча “Россия пенсионерлары берлеге” җирле бүлекчәсенең оештыру комитеты утырышы булды. Оештыру комитеты әгъзалары конкурсның барлык номинацияләрендә катнашу турында карар кабул иттеләр, муниципаль этапта катнашучылар өчен эшләр бирү сроклары билгеләнде. Эшләрне 2020 елның 8 апреленә кадәр Тәтеш районы Пенсия фонды идарәсенә тапшырырга кирәк. Конкурс номинацияләре, үткәрү тәртибе һәм сроклары белән биредә танышырга мөмкин.

 

Соңгы яңарту: 2020 елның 19 марты, 10:34

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International