Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Олы Тархан урта мәктәбендә “Аҗаган” хәрби-спорт уены узды. 5-10 нчы сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч ярышлар үткәрелде. Катнашучы командалар уенны түземсезлек белән көттеләр. Командирлар рапорт тапшырдылар, ә судьялар һәр команданың әзерлеген тикшерде. Маршрут кәгазьләре алынганнан соң барысы да ярышларга киттеләр.
Уен бик бердәм һәм оешкан төстә узды. Судьяларга бу көнне җиңел булмады: командалар шулкадәр яхшы чыгыш ясады ки, иң яхшыларны билгеләү бик авыр булды. Барлык командаларга да грамоталар тапшырылды.
Соңгы яңарту: 2020 елның 28 феврале, 10:46