“Миләшкәй” балалар бакчасында “Безгә Җинү яуларга булышкан җырлар” дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара үткәрелде

Тормышыбызда барлык кешеләр, бөтен ил өчен чиксез горурлык, күңелгә шатлык һәм бәхет тудыра торган вакыйгалар бар. Бөек халкыбыз өчен 1945 елда фашистлар Германиясен Җиңү көне - бу вакыйгаларның берсе. 75 ел узды, әмма ул барлык халкыбызның хәтерендә саклана. Яшь буынга Бөек Җиңүнең дөреслеге, гаделлеге һәм әһәмиятлегендә шикләр калдырмас өчен “Миләшкәй” балалар бакчасының урта төркем тәрбияләнүчеләре педагоглары “Безгә Җинү яуларга булышкан җырлар” дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара уздырдылар. Чара мәктәпкәчә яшьтәге балаларны сугыш чоры җырлары белән таныштыру максатыннан үткәрелде. “Катюша”, “В землянке”, “Смуглянка” җырлары яңгырады, аларның тарихы турында сөйләнде. Әлеге чара “Җиңү көне” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.           

 

Соңгы яңарту: 2020 елның 25 марты, 09:33

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International