Бүген Келәш җирлек китапханәсендә язучы Борис Житковның тууына 135 ел булуга багышланган чара уздырылды. Язучының күпкырлы иҗаты, мавыгулары, әсәрләре турында китапханәче һәм укытучылар сөйләделәр. Борис Степанович турында презентация күрсәтелде.
Соңыннан балалар белән хайваннар һәм аларга дустанә караш турында әңгәмә булды. Язучының хайваннар турында язылган китапларын өйгә укырга алдылар.