«Миләшкәй» балалар бакчасы хәбәр итә

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының, булачак укучыларның, мәктәпкә экскурсиясе әһәмиятле чара булып тора. Безнең «Миләшкәй» балалар бакчасының татар төркеменә йөрүче мәктәпкә әзерлек төркем  балалары тәрбиячеләре Гәйнетдинова Лилия Равил кызы һәм татар теле тәрбиячесе Гафиятуллина Гүзәлия Хәлиулла кызы белән берлектә татар мәктәбенә экскурсиягә бардылар. Башлангыч сыйныф укытучылары балаларны мәктәп тормышы белән таныштырдылар. Үз осталыкларын балаларыбыз «Шалкан» әкиятен сәхнәләштергәндә һәм камканы кисеп ябыштырганда күрсәттеләр.

Экскурсия, балаларга якын киләчәккә ишек ачты, мәктәп тормышына  ияләшүгә нигез салды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International