Бүген зурлар, логопедия һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары урманга экскурсиягә бардылар. Экскурсия барышында балалар көзге урманның матурлыгын, табигатьнең үзгәрешләрен күзеттеләр, агачларның исемнәрен, урманда йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм ныгыттылар, физик культура инструкторы Петрова Т.К. белән төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Урманның үсемлекләр, хайваннар өчен яшеү урыны булуын истә тотып, аңа карата сакчыл караш кирәклеген аңдылар.