Өлкәннәр декадасы кысаларында, Олы Тормы китапханәчесе Лилия Гафиятуллина мәдәният тармагы ветераны Шәйхетдинова Маһинур Хәбир кызын бәйрәм белән котлады. Аның хөрмәтенә җылы теләкләр яңгырады. Хөрмәт йөзеннән чәй табыны оештырылды.
Маһинур Хәбир кызы чарадан канәгать, хөрмәт һәм игътибар өчен бик рәхмәтле калды.