Бүген икенче кечкенәләр-уртанчылар төркемендә “Көзге сандык” дип аталган бәйрәм узды. Балаларның бәйрәменә матур Көз һәм күңелле Гномик кунак итеп килделәр. Шулай ук тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары чакырылган иде. Балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, уйнадылар һәм көзге яфраклар белән биеделәр. Бәйрәм ахырысында Көз һәм Гномик балалар өчен татлы бүләкләр әзерләделәр.