22 октябрьдә Барс ССК нда балалар бакчасында узган “Сәламәтлек атнасынын” йомгаклап “Күңелле стартлар” булып үтте. Бу чарада балалар да ата – аналар да катнашты. Эстафетаның һәрбер этабы сәламәтлекне ныгытуга, хәрәкәтләнү активлыгын үстерүгә һәм сәламәт яшәү рәвешенә әйдәүгә юнәлдерелгән иде. Чарада катнашучылар физик культура инструкторы Петрова Т.К. га үзләренең көчле алкышлары аша чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.