Бүген Тәтешнең Үзәк китапханәсендә, Халыклар бердәмлеге көненә багышлап, ГАПОУ “Тәтеш дәүләт гражданлык яклау көллияте"нең 105 группа студентлары өчен “Без бердәм рухлы” дигән темага лекторий үткәрелде.
Студентлар Халыклар бердәмлеге көненең тарихы һәм шул чорның геройлары - К. Минин һәм Д. Пожарскийның тормыш юлы һәм эшчәнлекләре турында тыңладылар, 1612 елда Россиядә булган шул вакыйгаларның килеп чыгу сәбәпләрен белән таныштылар, илебезнең поляк интервентларыннан ничек итеп азат ителүе турында презентация һәм тарихи фильмнардан өзекләр карадылар.
“Россиянең көче халыкның бердәмлегендә” исемле китап күргәзмәсе аша бу датага багышланган китаплар һәм периодик басмалар белән таныштылар.