ГХАТ бүлеге хәбәр итә

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар, районыбызның кечкенә гражданнарына туу турында таныклыклар hәм Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшырылды.

Пенсия идарәсе начальнигы И.А. Большакова 4 анага дөрес куллануларын теләп сертификатлар тапшырды. ГХАТ бүлеге начальнигы Л.М. Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Сафиуллов Р.Х. котлавын укыды hәм ата – аналарга бүләкләр тапшырды.

"Автоградбанк" өстәмә офисы начальник урынбасары О.В. Садыкова ата – аналарга ана капиталы ярдәмендә "Автоградбанк" аша ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирде hәм сувенирлар тапшырды.

Тәтеш районы УФМС бүлеге мөдире В.Г. Зубова 14 яшьләре тулган Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International