Маршак табышмакларына

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

3 ноябрь көнне Түбән Тархан авылы китапханәсендә С.Я.Маршакның  130 еллыгына багышланган әдәби сораулы- җаваплы чара уздырылды. Китапханәгә килгән кунаклар “Маршак табышмакларына” җавап бирделәр, элек яратып укыган әкиятләрен искә төшерделәр,”Сүзне әйтеп бетер”, “Шигырьне исеңә төшер”, “Кроссвордны дөрес чиш” биремнәрен башкардылар, һ.б. Күргәзмәдән китаплар алып кызыксынып карадылар, фикерләр алыштылар. Китапханәгә килүчеләр һәркайсы да, яраткан язучы һәм тәрҗемәче Самуил Маршакның китабыннан башка өйләренә таралышмадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International