3 ноябрь көнне Олы Тархан авылы мәдәният хезмәткәрләре кече яшьтәге балалар өчен, халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара үткәрделәр. Чара электрон презентация белән алып барылды. Балалар борынгы Русь тарихы белән таныштылар,Пожарский,Минин кебек бөек геройларын карап үттеләр,викторина чиштеләр. Чара Олы Тархан мәдәният йорты фойесында төрле өстәл уеннары һәм дискотека белән төгәлләнде.