3 ноябрь көнне Олы Тархан китапханәсендә С.Я.Маршакның 130 еллык юбилеена багышланган“ Дөньядагы барлык нәрсә турында” әдәби-уен программасы уткәрелде. Китапханә стеналарында 2017 елның шагыйрь-юбилярның күп кенә шигырьләре яңгырады. Балалар шагыйрьнең иҗади биографиясе белән танышканннан соң, рәхәтләнеп шигьри табышмакларга җавапларын таптылар һәм аның атаклы шигырьләрен укыдылар: “Сабыйлар читлектә”, “Туп”, “Менә нинди зиһенсезле”, “Багаж”, “Мыеклы-буйлы” һәм башкалар. Шулай ук балалар ”Яраткан әсәрләр битеннән” дигән викторинада катнаштылар. Чара Мәдәният йортының фойесында төрле уеннар белән тәмамланды.