1 декабрьдә "Сәламәт яшәү рәвеше" айлыгы, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә һәм "СТОП ВИЧ/СПИД" ВИЧ-инфекция акциясе кысасында педагог-оештыручы Т.С. Боченина 8-11 сыйныф укучылары белән ВИЧ-инфекция һәм СПИД темасына ачык дәрес үткәрде. Дәрес барышында информацион роликлар күрсәтелде, йогышлы авыруның ничек тиз таралуы һәм зарарлану юллары турында мәгълүмат бирелде. Дәресне йомгаклап, "ЅаМоЅтоятельные балалар" проектында катнашучы укучылар "Кызыл тасма" акция уздырды, Халыкара Спид белән көрәш символы буларак укучыларга кызыл төстә тасма тараттылар.