3 декабрь көнне Байраш авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре "Йөрәктән - йөрәккә" - диеп исемләнгән хәйрия акциясен үткәрделәр. Алар ул көнне сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә барып хәлләрен белештеләр, күңелләрен күрделәр, күчтәнәч өләштеләр. Бу очрашудан соң аларның яшәү хисе артты, мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен белдерделәр.