Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, Алабирде авылы китапханәчесе Нигматуллина Чулпан “Йөрәктән йөрәккә” дип исемләнгән акция уздырды. Ул, күчтәнәчләр алып, мөмкинлекләре чикле булган китап укучыларның өйләренә барды, уку өчен аларга яңа китаплар һәм журналлар тәкъдим итте. Ә өлкәннәр исә китапханәчегә үзләренең олы рәхмәтләрен белдерделәр.