Ел башында Республика балалар китапханәсе “Ел балалар китапханәсе” бәйгесе игълан итте. Тәтеш балалар китапханәсе “Балалар китапханәсендә экологик тәрбия” номинациясендә катнашып, 3 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Шушы ук бәйгедә Келәш җирлек китапханәсе (китапханәче Г.С. Галимова) “Авыл һәм балалар” номинациясендә 2 нче урын яулаганы өчен Диплом белән бүләкләнде.