Агымдагы елның беренче көннәрендә Олы Тормы авылы китапханәсендә традиция буенча «2018 елның беренче укучысы» акциясе үтте. Китапханәгә беренчеләрдән булып Розалия Фәхретдинова килде. Аның артыннан Алия Садыйкова (2 сыйныф укучысы, Казан шәһәре) һәм Рузалия Хәбибуллина килде. Китапханәче аларга истәлекле бүләкләр тапшырды, үзенең изге теләкләрен җиткерде, бәйрәм белән котлады. Шулай ук китапханәче Лилия Гафиятуллина укучылырны «Тылсымлы бәйрәм - Яңа ел» китап күргәзмәсе белән таныштырды.