«Сабый» балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча квест-уены үткәрелде. Уенда мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча пазыллар җыйдылар. Кунакка Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлегенең хәрәкәт куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы Гарипов И.И. да килгән иде. Ахырда Гарипов И.И. балаларга бүләкләр таратты.