8 март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, РДШ активистлары һәм SmS проекты балалары “Мөләем хатын-кызлар өчен чәчәк”дигән тема астында акция уздырдылар. Акция кысасында, алар, үз куллары белән төсле кәгазьдән умырзая чәчәге бәйләме ясадылар. Үзләренең матур, җылы, изге сүзләрен җиткереп, укытучыларга һәм мәктәптә эшләүче барлык техник персоналларга чәчәк бәйләме тапшырдылар.