Байраш авылы мәдәният йорты хәбәр итә
7 март көнне Байраш мәдәният йортында "Бәйрәм бүген, бәйрәм" исемле концерт узды. Бәйрәмне авылның мулласы ачып җибәрде.Залда утыручы хатын-кызларны авыл җирлеге башлыгы Губеев Әсхәт котлап үтте. Ул көнне гүзәль затларга багышлап матур сүзләр, моңлы җырлар, дәртле биюләр яңгырады. Бәйрәмдә мәдәният хезмәткәрләре,китапхәнәче, укытучы һәм укучылар,студентлар,авыл артистлары катнашты.