Мәдәният хезмәткәрләре, “Ак калфак” оешмасы әгъзалары, мәктәп укучылары һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре катнашында Алабирде авылында Нәүрүз бәйрәме үтте. Алдагы көнне мәдәният хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән бергәләп өйдән-өйгә йөреп авыл халкын Нәүрүз бәйрәменә өндәделәр, ботка өчен ярма җыйдылар. Бәйрәм көнне мәдәният йорты янында учак ягып, ботка пешерделәр, уйнап-биеп, җырлап күңел ачтылар.