Бөек Җиңү көне алдыннан Зур Әтрәч авылы китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз” акциясенә кушылды. Китапханәче Хайруллина Зөбәрҗәт сугыш турындагы кереш сүздән соң, укучыларны “Бөек Ватан сугышында герой - балалар” исемле китабы белән таныштырды. Леня Голиков, Таня Морозова турында язылганнар кычкырып укылды. Чара ахырында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.