21 май – Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителгән көн. Ислам дине 922 елда ук кабул ителә, әмма Татарстанда бу бәйрәмне официаль рәвештә бары 2010 елда гына билгеләп үтә башладылар. Бу көнгә Алабирде авылы китапханәсендә Коръән аятьләрен яттан укучылар конкурсы оештырылды. Китапханәче Нигматуллина Чулпан балаларга бәйрәмнең тарихын, ислам дине, Аллаһ илчесе - Мөхәммәд пәйгамбәр турында сөйләде һәм изге Коръән китабы белән таныштырды. 3 сыйныф укучысы Заһидуллина Алия мөнәҗәт әйтте, соңыннан барлык катнашучылар да Коръән аятьләре укыдылар һәм тәмле күчтәнәчләр белән бүләкләнделәр.