Гомумроссия Китапханәләр көне алдыннан районның муниципаль китапханәләренә Татар китап нәшриятыннан 450 690 сумлык 2 339 экземпляр китап кайтты. Бу китаплар Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты заказы буенча “Социаль әһәмиятле әдәбияты бастыру программасы” кысаларында гамәлгә ашырыла.
Китапханә фондлары янә энциклопедияләр, сүзлекләр, балалар һәм олылар өчен татар һәм рус телләрендә әдәби китаплар белән тулыландырылды.