Тәтеш татар урта мәктәбе яңалыклары

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

     Бүгенге көн,   “Дуслык”  лагерында  сәламәт яшәү рәвешенә багышланды.  Балаларның көне   иртәнге зарядка ясаудан башланды.  «Сак булыгыз, талпан!» темасына әңгәмә уздырылды,  бөҗәкләр тешләгәндә  беренче ярдәм күрсәтү турында сөйләшү алып барылды.  «Без спорт яратабыз!» исемле кече спартакиада  үткәрелде. Балалар  төрле спорт төрләре  шашка, шахмат, футбол уенында  бик теләп актив катнаштылар.

      Россия көненә багышлап,  «Россиянең Дәүләт символлары  темасына» рәсем күргәзмәсе оештырылды.

      Ә хезмәт һәм ял итү лагерында балалар мәктәп яны участогында эшләделәр. Ял вакытында тәрбияче җитәкчелегендә музыкаль викторина уздырылды.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International