Тәтеш картлар hәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен акыл, физик, интеллектуаль мөмкинлекләрне җәелдерү уңаеннан күп төрле чаралар үткәрелә.
Чираттагы "Җәй бизәкләре” дигән әңгәмәдә Татарстан хезмәт халкын эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, республика методик үзәге ярдәмчесе Ирина Чигарова катнашты. Кунаклар мастер-класс вакытында эш алымының методикасы белән якыннан таныштылар.
Әлеге чараларның төп максаты психолог - тәрбияче Наталья Самаркинаның эш алымнары белән танышу иде. Очрашу барышында күп төрле конкурслар, релакцион күнегүләр уздырылды. Психолог- тәрбияченең бу өлкәдәге тырышлыгы эксперт комиссиясе тарафыннан югары бәяләнде.