Хезмәт коллективы белән җыелыш

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Бүген, 9 июль ГКУ «Тәтеш урманчылыгы», ДБУ «Тетюшлес»  хезмәт коллективлары, Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов һәм Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы Министрының беренче урынбасары Бедертдинов Эмир Нуретдин улы катнашында  җыелыш булды. Рәмис Хатыйп улы һәм Эмир Нуретдин улы яңа итеп куелган  ДКУ “Тәтеш урманчылыгы” җитәкчесе Рахматуллин Ранил Загит улына  яхшы нәтиҗәле эш теләделәр.

Тәтеш муниципаль Районы Башлыгы Тәтеш муниципаль районы урман хуҗалыгы  үсешенә зур өлеш керткән  Рөстәм Ибраһим улы Исмәгыйлевны рәхмәт хаты белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International