Балалар китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре   ял сәгатьләрен файдалы  итеп үткәрү өчен балаларны “Сәламәтлек серләре” дип аталган танып- белү уенына чакырдылар.

Балалар дөрес туклану, яхшы гадәтләр турында белделәр, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше  турында китаплар белән таныштылар. Тагын бер кат сәламәтлек турындагы мәкальләрне искә төшереп, мәгънәселәрен аңлаттылар.”Файдалы ризыклар” уены аеруча җанландырды, аның барышында ккомандалар файдалы һәм зыянлы ризыкларны аердылар. “Файдалы – зыянлы” дип аталган викторина балаларга дөрес туклануның зарурлыгын искә төшерде.Хәрәкәтле уеннар һәм барысы да яратып уйный торган футбол уены ярдәмендә сәламәтлеклекләрен ныгыттылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International