Район Советы Аппараты һәм Башкарма комитеты киңәшмәсе

2018 елның 28 июле, шимбә

Бүген Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Сафиуллов Рәмис Хатыйп улы рәислегендә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты урынбасарлары һәм  начальниклары бүлек белән киләчәк вакыт өчен бурычлар кую буенча киңәшмә узды. Анда түбәндәге сораулар каралды:
1.Тәтеш муниципаль районында АПК торышы турында;
2. Тәтеш районының мәшгульлек Үзәге оператив мәгълүматлары буенча;
3. Тәтеш муниципаль районында демографик хәл турында;
4. Гражданнарның үзара салым  акчаларыннан файдалану турында;
5. ТКХ өчен халыктан бурычларны эзләтеп алу  нәтиҗәләре буенча.
Киңәшмә үткәрү нәтиҗәләре буенча, җаваплы җитәкчеләргә район Башлыгы Сафиуллов Р. Х. күрсәтмәләр бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International