16 нчы августта Тәтеш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияче-психолог Наталья Самаркина җитәкчелегендә балык тотарга яратучыларның ярышы булып узды. Алар, иртән үк яхшы кәеф белән, Олы Шәмәк күленә юл тоттылар.
Ярышта катнашучы ир-атлар үзләренең яраткан шөгыльләренә бик теләп алындылар. Ә бу шөгыльиң яхшы тераприя. Балык тоту- дәвалау процедурасының иң яхшысы. Ник дигәндә, саф һава, тыныч күл, яхшы кәеф-болар барысы да сәламәт атмосфера тудыра, сулау юлларын киңәйтә, нерв импульсын яхшырта. Тагын шунысы да: кешеләрнең бер-берсен аңлау, ярдәм итө кебек яхшы сыйфарларны арттыра.
Мөндый ярышларда ел саен катнашугы Николай Губанов та бик канәгать. Аның фикеренгә, хикмәт балыкның тотылу-тотылмавында түгел, ә күңел күтәренкелегендә, яхшы атмосферада. Балыкның эресевогы эләгәме, миңа барыбер, ди ул.
Нәтиҗәләргә килгәндә, Сергей Архипов беренчелекне яулады. Калган балыкчылар да аннан күпкә калышмады.
Иң әһәмиятлесе шул: интернат –йортта яшәүчеләрдә яхшы кәеф, онытылмас истәлек калды.