Торак һәм бакча йортын теркәү өчен кирәкле документлар

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Росреестры искәртә, 2018 елның 4 августыннан Россия Федерациясенең шәһәр төзелеше кодексына һәм кайбер закон актларына үзгәрешләр кертелде.

Хәзер, шәхси торак йортлар төзелешенә рөхсәтләрнең гамәлдән чыгарылуына бәйле рәвештә, гражданнарга җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Җирле үзидарә органына мөрәҗәгать иткәндә, Россия Төзелеш министрлыгы раслаган формалар буенча төзелгән тиешле хәбәрнамәләрне тапшырырга кирәк. Алар барысы җиде, гражданнарга түбәндәге формаларга игътибар итәргә кирәк:

- индивидуаль торак төзелеше яки бакча йортын төзү яки реконструкцияләү турында хәбәрнамә формасы;

- индивидуаль торак төзелеше яки бакча йорты объектын планлаштырылган төзү яки реконструкцияләү параметрларын үзгәртү турында хәбәрнамә формасы;

- индивидуаль торак төзелеше яки бакча йортын төзеп бетергәннән яки реконструкцияләүдән соң хәбәрнамә формасы.

Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International