14 декабрь көнне 16.00 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр «Педагогик мөнәсәбәтләр этикасы» республика ата-аналар интернет-җыелышы узачак.
Җыелышның Онлайн трансляциясе В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты сайтында түбәндәге адрес буенча алып барылачак: https://ieml.ru/.
Белем бирү оешмаларын, ата-аналар җәмәгатьчелеген һәм барлык теләүчеләрне катнашырга чакырабыз.