"Мәрхәмәтлелек” акциясе

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Тәтеш балкышы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ике акция үткәрелде. "Йөрәктән йөрәккә" акциясе кысаларында район волонтерлары 14 социаль хезмәт алучыларга йорт яны территориясен кардан чистартуда ярдәм күрсәттеләр.

"Мәрхәмәтлелек” акциясе барышында социаль хезмәт күрсәтү үзеге хезмәткәрләре үзәк район хастаханәсе белгечләре белән берлектә медицина тикшерүе һәм проблемаларны ачыклау максаты белән өйдә социаль хезмәт алучы 37 кеше өйләренә бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International