15-16 гыйнвар көннәрендә Тәтеш муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында «Ел тәрбиячесе-2019» республика һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы узды.
Бәйгенең максаты - педагогларның һөнәри һәм шәхси үсеше, иң яхшы педагогик практикаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, алдынгы педагогик тәҗрибәне тарату.
Муниципаль этап ике этаптан тора - педагогик тәҗрибәне тәкъдим итү һәм балалар белән ачык педагогик чара үткәрү.
Бәйге чаралары нәтиҗәләре буенча җиңүче һәм призерлар дип танылдылар:
1 урын – Вавилина Юлия Александровна, Тәтеш шәһәренең «Әкият» катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячесе;
2 урын – Старостина Алена Геннадьевна, Тәтеш шәһәренең «Каенкай» балалар бакчасы музыка җитәкчесе;
3 урын – Абрамова Елена Алексеевна, Тәтеш шәһәренең «Сабый» балалар бакчасы тәрбиячесе.
Бәйгенең зона этабында Тәтеш районын Вавилина Ю. А. һәм Старостина А. Г. тәкъдим итәчәк.