17 март көнне Жуково авылы балалары "Килнә" елгасына экскурсиягә барды. Алар өчен халыкара кече елгалар һәм күлләр көненә багышланган «Таныш булыгыз, мин кече елга» танып-белү программасы әзерләнде. Балалар елга, төче су җитмәү проблемасы турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр, чиста суны саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.