Мәдәният яңалыклары

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

23 апрель көнне Кошки - Новотимбаево авылында чуваш халкының бөек мәгърифәтчесе Иван Яковлев улы Яковлевның тууына 171 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Чарада Чувашия Республикасы мәдәният министрлыгының этноконфессиональ мөнәсәбәтләр бүлегенең баш белгечэксперты Алексей Иван улы Грачев җитәкчелегендә Чувашия Республикасы делегациясе катнашты. Район Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов исеменнән кунакларны һәм чарада катнашучыларны район мәдәният бүлеге Башлыгы Юрий Виктор улы Сиякин сәламләде. Кошки - Новотимбаево авылының танылган кешеләренә багышланган мемориалга чәчәкләр салдылар, Иван Яковлев улы Яковлев туган йорт урынында шәмнәр кабыздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International