Олы Тархан урта мәктәбенең «Форпост» хокук бозуларны кисәтү отряды активистлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чара үткәрделәр. Чараның максаты балаларның авыр сугыш еллары турында белемнәрен киңәйтү, Ватаныбызның үткәненә карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Балалар үзләренең сугыш ветераннарын искә төшерделәр һәм сугыш елларындагы балаларга ничек авыр булуы турында сөйләштеләр.