2019 елның 15 июнендә Келәш авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Халиков Фәһим Халик улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Курков Е. Г. һәм авыл җирлеге башлыгы Халиков И. Ф. килделәр. Алар юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның, Тәтеш муниципаль район башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиулловның котлау хатын, шулай ук истәлекле бүләк тапшырдылар.