Чыгарылыш кичәсе

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

26 июнь көнне Тәтештә Чыгарылыш кичәсе будып узды. Кызыклы мизгелләр белән сугарылган  мәктәп еллары артта калды. Алда егетләр һәм кызларны олы тормыш юлы көтә.

Кызыл келәм җәелгән юлдан кичәге мәктәп укучылары Тәтеш авыл хужалыгы техникумының актлар залына уздылар.

Чыгарылыш кичәсе кызыклыда, шул ук вакытта дулкынландыргыч мизгелләр белән сугарылган бәйрәм.

Чара  чыгарылышларның традицион вальс биюеннән башланып китте.

Чыгарылышларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов чыгыш ясады.

Чара тантаналы рәвештә аттестатлар һәм рәхмәт хатлары тапшырү белән дәвам итте. Быел мәктәпне 98 укучы тәмамлады. Аларның 13  медальләр алуга иреште.

Уку (белем бирү, иҗади) процессына намуслы мөнәсәбәте, Россия дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырудагы уңышлары өчен чыгарылыш сыйныф укучылары  "Укудагы аерым уңышлары өчен" медале һәм Тәтеш муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Шулай ук Тәтеш муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары бүләкләнде.

Бүләкләү һәм аттестатларны тапшыру тантанасын Тәтеш муниципаль район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Владиславовна Красулина дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International