«Экосреда — Экология» йомгаклау сменасы

2019 елның 20 августы, сишәмбе

«Тәтеш дәүләт гражданнар саклау көллияте» ДАҺБУнең студентлар куркынычсызлыгы хезмәте активисты Фатыйма Бекбаева «Мәгънәләр территориясе» федераль белем бирү форумының «Экосреда — Экология» йомгаклау сменасында катнашты. Соңгы смена 14 августтан 20 августка кадәр барды. Безнең активистка командасы үз проектын тормышка ашыру өчен 310 мең сум күләмендә грант яулый алды! Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International