“Шәфкатьлелек” волонтерлык отряды активистлары (җитәкчесе Латыйпова Х.Х.) Чернышевский урамында яшәүче хезмәт ветераннары янында булдылар. Кадетлар аларга ишегалдын тәртипкә кертергә булыштылар һәм йорт тирәсен җыештырдылар. Ветераннар кадетларга онытмаулары өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр. Аларга ярдәм генә түгел, игътибар да кирәк бит.