Олы Тархан авыл җирлеге хәбәр итә

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Бүген Олы Тархан авыл җирлеге белгече Маханова А.Р., әйдәп баручы китапханәче Амячкина Н.М., Түбән Тархан авыл клубы мөдире Галиуллова М.И., Түбән Тархан авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Шәмсетдинова Г.Н. «Игътибар визиты» акциясе кысаларында, өлкәннәр декадасы уңаеннан, Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат - йортында булдылар, якташлары Сәитов Зиннур Зәкәрия улының хәлен белделәр. Аңа сәламәтлек, күңел көрлеге, озын гомер теләделәр, азык-төлек пакеты, Олы Тархан авылы турында китап тапшырдылар.  Зиннур Зәкәрия улы кунакларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде, якташлары, туган авылның ничек яшәве турында сорашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International