Көз-елның иң матур фасылларының берсе, табигать бөтенләй башкача була. Ул кешеләрне иҗатка рухландыра. Шәһәр паркына йөргәннән соң, безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бу матурлыкны башта үз рәсемнәрендә сынап карарга, ә аннары көзге агачларны әти-әниләре белән бергә ясарга булдылар. Уртак эшчәнлек балаларга да, өлкәннәргә дә аралашу шатлыгы бүләк итә. Нәтиҗәдә, төрле техникаларда башкарылган көзге агачлар белән тулы бер күргәзмә җыйдык. Табигать материалын, эрләвен, фетр, кәгазь, пластилин, балчыкны кулландык. Күргәзмә «Көзге агач»дип атала.