12 ноябрь көнне Тәтеш шәһәренең “Сабый” балалар бакчасында “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” дип исемләнгән балалар бакчаларының рус телле тәрбиячеләре арасында һөнәри осталык бәйгесе узды.
Бәйге сынаулары берничә этаптан торды: “Мин - шәхес!”, “Тәрҗемә ит! Татарча өйрәнәбез!” уен-викторинасы, балалар белән уен презентациясе, иҗади бәйге. Катнашучылар үзләренең татар телен белүләрен, сөйләшә алуларын, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәтү күнекмәләрен күрсәттеләр.